Милләтне үстерүдә вак мәсьәләләр булмый
Казанда Бөтендөнья татар
конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Конгрессның
Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдәге татар оешмалары һәм
республика хакимияте вәкилләре катнашында үткән җыен агымдагы елда башкарылган
эшләргә йомгак ясап, киләсе елга эш планнарын раслау белән генә тәмамланмады.
Анда дини оешмаларны, милли мәгарифне, татарлар яшәгән өлкәләрдә эшмәкәрлекне
үстерүгә кагылышлы күп төрле тәкъдимнәр дә яңгыратылды.
Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре
җыены, татар теленнән Халыкара олимпиада, Бөтендөнья яшьләр форумы, Бөтенроссия
татар дин әһелләре форумы, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы – болар узып
баручы елда татар конгрессы тарафыннан оештырылган чараларның кайберләре генә.
Татарлар яшәгән төбәкләрдә милләттәшләребезне берләштерүче Сабан туйларына
килгәндә, хәзерге вакытта инде бу милли хәрәкәтне татар конгрессы берүзе
колачларлык түгел, шуңа күрә ул республиканың Мәдәният министрлыгы карамагына
тапшырылды.
Гомумән алганда, бигрәк тә эшмәкәрлекне үстерү темасына, быелгы утырышның төп вакыйгасы булган тулы бер чара – “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумы” багышлана.
– Бүген татарлар арасында уңышлы эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр аякка басмаса, дөнья буенча сибелеп яшәүче милләтнең киләчәге томанлы булырга мөмкин. Электән һәр милләттә эшмәкәрләр үз халкын саклап калуга зур өлеш керткән. Без дә узган гасыр башында татар мәдрәсәләрен тоткан, китаплар, газеталар чыгарырга, театрны яшәтергә ярдәм иткән Хөсәенов, Рәмиевлар, Акчуриннар кебек бик күп химаячеләрне хөрмәт белән искә алабыз. Милләтебез янә үз халкының киләчәгенә битараф булмаган эшлекле уллары һәм кызлары ярдәменә мохтаҗ. Бу уңайдан, Ханты-Манси округында яшәүче эшмәкәр Ренат Әбүзәров үрнәге игътибарга лаек. Ул быел туган ягы Пермь өлкәсендәге авылда мәктәп һәм балалар бакчасы төзеткән. Без милләттәшләребездән мондый адымны инде күптән көтә идек: татар байлары мәктәпләрне кайгыртуга күчә икән, димәк, милләтебезнең киләчәге өметле. Узган 90нчы елларда шулай бергәләп мәчетләрне торгызганда да эшмәкәрләргә таяндык. Милли үзаң үсешенең киләсе баскычы – туган тел өчен җан ату. Әлбәттә, бу әле киләчәктә бөтен мәктәпләр дә байлар җилкәсендә күчәр дигән сүз түгел, дәүләтнең дә үз вазифасы бар һәм без аны җиренә җиткереп башкаруына ирешергә тиешбез. Ә инде арабызда милләткә хезмәт итүче киң күңелле затларның барлыкка килүе рухыбызга көч өсти, – дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров утырышта.
Татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев әлеге уңайдан, төбәкләрдә Татарстан Сәүдә йортларын торгызырга вакыт җитүен ассызыклады. Элек барлыгы 45 шундый Сәүдә йорты исәпләнсә, бүген алар 29га калган. Эшмәкәрләр Сәүдә йортларын яңа юридик нигездә оештырырга тәкъдим итә, ягъни алар аны Татарстан Хөкүмәте белән төбәкләрдәге эшмәкәрләрнең уртак проекты итеп күзаллый. Мондый хезмәттәшлек җирле милли-мәдәни ихтыяҗларны канәгатьләндерергә ярдәм итәр дип ниятләнелә.

Әлбәттә, татар дөньясын борчыган
көнүзәк мәсьәләләрне бер утырышта гына яңгыратып бетереп булмас иде. БТК
Башкарма комитетының дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү комиссиясе җитәкчесе,
Россия ислам институты ректоры Рафик Мөхәммәтшин үз чыгышында бүгенге көндә
рухи яңарыш кичергән татарлар арасында еш кына дини үзаңны милли үзаңнан өстен
кую күренешләре хөкем сөрүен әйтеп, җәмгыятьтә милли һәм дини үзаңның икесе бер
бөтен төшенчә буларак кабул ителүенә ирешергә чакырды.
Башкарма комитетның халыкара багланышлар һәм кеше хокуклары комиссиясе җитәкчесе, Алманиянең Берлин шәһәреннән “Татарлар Дойчланд” берлеге башлыгы Венера Вагыйзова исә Россиянең Бөтендөнья ватандашлар конгрессының чираттагысын Казанда оештыру һәм ул җыенның көн кадагына чит илләрдәге милли диаспораларның яшәеш мәсьәләсен дә кертү тәкъдимнәре ясалачагын хәбәр итте. Венера ханым сүзләренчә, халыкның үткәнен һәм киләчәген кайгырту өчен чит илләрдә гомер кичерүче татарларның да тарихын өйрәнү таләп ителә. Һәм аныңча, бүген бу өлкәдә фәнни эзләнүләргә, тикшеренүләргә нигезләнгән китаплар бастырырлык мәгълүматлар тупларга мөмкинлекләр бар.
Гомумән, татар халкының стратегик үсеше турында да сүз алып барылган утырышта, БТК Башкарма комитеты әгъзасы, галим Дамир Исхаков бүген, Кырым ярымутравы Россия составына кергән шартларда, кырым татарлары белән татарлар арасында элемтәләрне ныгыту максатында Россиянең төрки халыклар ассоциациясен төзү әһәмияте турында да үз фикерләрен җиткерде.
“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова очрашудан файдаланып, һәр төбәктә “Ак калфак”ның бүлекчәсен булдыру өчен татар оешмалары белән хезмәттәшлеккә өндәде. “Милли үсешне кайгыртканда нәкъ менә хатын-кыз игътибары таләп ителгән мәсьәләләр дә була. Бүген безне, беренче чиратта, үсеп килүче буынга милли тәрбия бирү мәсьәләләре борчый. Балаларга исем кушу, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү, татар бишек җырларын, балалар уеннарын барлау – болар барысы да яңадан безнең тормышка кайтарылырга тиешле кыйммәтләр. Милләтне үстерүдә вак мәсьәләләр булмый”, – дип сүзен җөпләде Кадрия ханым.
Башкарма комитетның киңәйтелгән утырышында күтәрелгән барлык мөһим темалар резолюциядә дә урын алып, кайберләре “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумы”нда фикер алышуга да калдырылды.

Комментариев нет:
Отправить комментарий