вторник, 15 декабря 2015 г.

Логопед


Сөйләм кимчелеген ничек төзәтергә?
Тыңлап тор- һәм син белерсең, карап тор-һәм син аңларсың, эшләп кара-һәм син өйрәнерсең!
Көн саен башкарылырга тиешле күнегүләр:
1)Артикуляция гимнастикасы
2)Сулыш алуны ныгыту гимнастикасы
3)Бармак моторикасын ныгыту күнегүләре
4)Кинезиологик күнегүләр
Артикуляция гимнастикасы
Авазларны ачык, төгәл, дөрес әйтергә ярдәм итә. Бу үз чиратында уку тизлеген һәм сыйфатын яхшырта, ягъни, дөрес һәм сәнгатьле уку мөмкинлеген үстерә.
Үзконтрольне формалаштыра.
Артикуляция гимнастикасын үткәрү  тәртибе:
*Һәр күнегүне 5-7 тапкыр эшләргә.
*Күнегүләрне билгеле бер система буенча, ягъни, гадидән катлаулыга принцибы буенча уен формасында эшләргә.
*Статик күнегүләрне  7-10 секунд дәвамында эшләргә.
*Бер дәрестә  төрле блоктан 3-4  күнегү эшләргә.
*Укучы  күнегүләрнең дөреслеген күзәтү өчен укытучының һәм үзенең йөзен ачык күрергә тиеш, ягъни баштагы чорда күнегүләр көзгегә карап эшләргә.
I блок яңаклар һәм иреннәр өчен күнегүләр
ФИЛ
ЙОМЫК ИРЕННӘРНЕ ОЧЛАЙТЫП АЛГА ТАБА СУЗАРГА, 5 КӘ КАДӘР САНАГАНЧЫ ТОРЫРГА. БАШТАГЫ ТОРЫШКА КАЙТЫРГА.

КОЙМА
 КИҢ ИТЕП ЕЛМАЕП ИРЕННӘРНЕ ҖӘЯРГӘ.
 5 КӘ КАДӘР САНАГАНЧЫ ТОРЫРГА. БАШТАГЫ ТОРЫШКА КАЙТЫРГА.

ШАР
ЙОМЫК ИРЕННӘРНЕ ОЧЛАЙТЫП АЛГА ТАБА СУЗАРГА, ЯҢАКЛАРНЫ КӨЧ БЕЛӘН КАБАРТЫРГА,
 5 КӘ КАДӘР САНАГАНЧЫ ТОРЫРГА. БАШТАГЫ ТОРЫШКА КАЙТЫРГА.

II блок-  статик күнегүләр
чынаяк
ЕЛМАЕРГА, АВЫЗНЫ АЧАРГА.ТЕЛНЕ ЧЫГАРЫП, БОРЫН ОЧЫНА ТАБА СУЗАРГА
 ( ТЕЛНЕҢ УРТАСЫН ЧЫНАЯККА ОХШАТЫП ЧОКЫРЛАТЫРГА), АСКЫ ИРЕННӘРГӘ ТИДЕРМӘСКӘ, 5 КӘ КАДӘР  САНАГАНЧЫ ТОРЫРГА. 4-5 ТАПКЫР КАБАТЛАРГА.

ГӨМБӘ
ЕЛМАЕРГА, АВЫЗНЫ АЧАРГА, ТЕЛНЕ АҢКАУГА "БЕРКЕТЕРГӘ" , БАШЛАНГЫЧ ХАЛӘТКӘ КАЙТЫРГА. КҮНЕГҮНЕ ЭШЛӘГӘНДӘ АВЫЗ АЧЫК БУЛЫРГА ТИЕШ.

III блок- динамик күнегүләр
таган
ЕЛМАЕРГА, АВЫЗНЫ ЗУР ИТЕП АЧАРГА."БЕР" ДИГӘНДӘ ТЕЛ ОЧЫН АСКЫ ТЕШЛӘРГӘ, "ИКЕ" ДИГӘНДӘ ӨСКЕ ТЕШЛӘРГӘ КУЯРГА. 4-5 ТАПКЫР КАБАТЛАРГА.

СӘГАТЬ
ЕЛМАЕРГА, АВЫЗНЫ АЧАРГА, ТЕЛ  БЕЛӘН АВЫЗНЫҢ УҢ ҺӘМ СУЛ КЫРЫЙЛАРЫНА ЧИРАТЛАП ҮРЕЛЕРГӘ.

Сулыш алуны ныгыту гимнастикасы
«Чәчәк кибетендә» —борын аша тирән сулыш алу
Сабын куыклары белән күнегүләр (акрын, тиз өрү)
Милләтебезнең киләчәге-  туган халкын, Ватанын, телен яраткан,  ана  телендә  дөрес итеп сөйләшә, яза белгән балаларыбыз кулында. Әйдәгез, аларга бу мөмкинлекне бирик!
мәгълүмат бу сылтамадан алынды:http://mansurova-yuliya.jimdo.com/